Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Конкурентлыкны үстерүгә ярдәм итү комиссиясе составы үзгәртелде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән Конкурентлыкны үстерүгә ярдәм итү республика комиссиясе составын үзгәртте. Документ республика җитәкчесе сайтында урнаштырылган.
Комиссия составына Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тармакара кулланучылар советы рәисе Тимур Халиков кертелде.
Моннан тыш, комиссия әгъзаларының берсе — ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе (эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе) генераль директоры Алексей Пахомовның вазифасы төгәлләштерелде.
Сентябрьдә комиссия составыннан Казан федераль университеты проректоры, берникадәр вакыт ректор вазифаларын башкаручы буларак югары уку йортын җитәкләгән Дмитрий Таюрский һәм «Опоры России» Татарстан бүлегенең элеккеге рәисе Азат Газизов чыгарылды.
Шул ук вакытта КФУның хәзерге ректоры Ленар Сафин һәм «Опоры России» республика бүлегенең гамәлдәге җитәкчесе Антон Баклашов комиссия әгъзалары булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз