news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көндез температура -11 градуска кадәр төшә

Татарстанда көндез температура -11 градуска кадәр төшә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җомга көнне, 20 декабрьдә, Татарстанда иртән явым-төшем көтелми, әмма урыны белән томан булуы ихтимал. Ә менә көндез һәм кичен республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак, хәтта буран да булачак.

ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, көндез температура -6..-11 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук юлларда бозлавык барлыкка килә.

Көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньякка үзгәртә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 15 метрга кадәр көчәя.

news_right_1
news_right_2
news_bot