Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көндез һава торышы +24 градустан да ким булмаячак
Җомга, 19 июльдә, Татарстанда көндез явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан тизлеге секундына 5-10 метр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Тәүлекнең көндезге вакытында республикада температура +24...+29 градуска кадәр җылыначак. Беренчел фаразлар буенча, шимбә көнне, 20 июльдә, Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм көндез яшенле яңгыр көтелә. Шул ук вакытта көндез максималь температура +23...+28 градуска кадәр булыр дип көтелә.
Якшәмбе, 21 июльдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар һәм урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Әмма көндез температура +23...+28 градуска кадәр фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз