news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көндез һава +23 градуска кадәр җылыначак

Татарстанда көндез һава +23 градуска кадәр җылыначак
Фото: © "Татар-информ"

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һәм явым-төшем аз булган җылы һава торышы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез термометр баганасы +18..+23 градуска кадәр күрсәтәчәк. Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлек белән исәчәк.

Элек урнашкан җылы һава торышы атна ахырына кадәр саклана. Алданрак хәбәр ителгәнчә, Татарстан Гидрометеорология үзәгенең айлык фаразына караганда, быел сентябрь гадәттәгедән коры һәм җылырак була. Көзнең беренче аеның икенче декадасында һаваның уртача температурасы климат нормасыннан 1 градуска югарырак булуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot