news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көндез -9 градуска кадәр салкын булачак

Татарстанда көндез -9 градуска кадәр салкын булачак
Фото: © "Татар-информ"

Шимбә, 7 декабрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Республикада төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итәчәк.

Төнлә һава температурасы -11..-6 градус булды, урыны белән -16 градуска кадәр төште. Синоптикларның мәгълүматлары буенча, көндезге сәгатьләрдә -9..-4 градус салкын булуы көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot