Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көндез +21 градуска кадәр җылыта
Пәнҗешәмбе, 17 апрельдә, Татарстанда явым-төшем көтелми.
Көндез Казанда, Яшел Үзәндә, Мамадышта, Арчада, Лаешта, Буада, Апаста, Тәтештә, Чистайда, Нурлатта, шулай ук Болгарда температура +18дән +21 градуска кадәр күтәреләчәк, дип әйтелә ТР Гидрометеорология үзәге фаразында.
Ә менә Менделеевск, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Чаллы, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай һәм Лениногорск шәһәрләрендә һава көндез +16...+19 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе көнне җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исәр дип көтелә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, ләкин урыны белән ул 14 метрга кадәр көчәя ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз