news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көндез 12 градуска кадәр салкын булачак

Татарстанда көндез 12 градуска кадәр салкын булачак
Фото: © «Татар-информ»

Бүген, 21 февральдә, Татарстанда антициклон тәэсире нәтиҗәсендә салкын һәм коры һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Иртән, Казанны да кертеп, кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланачак.

Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан көчле җил фаразлана. Юлларда бозлавык саклана.

Төнге салкыннардан соң (аязганда -26 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында һава -7, -12 градуска кадәр җылыначак (Казанда -7, -9 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot