news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәге белән авыручылар саны тугыз кешегә кадәр арткан

Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәген тагын өч кеше йоктырган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды, дип яза Эвелина Киселёва.

«Көнбатыш Нил бизгәге йоктырган татарстанлылар саны тугыз кешегә кадәр артты», – диде чыганак агентлык белән әңгәмәдә.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе матбугат хезмәтендә агентлыкка сөйләүләренчә, клиникада республиканың биш кешесе дәвалана. «Барысы да профильле бүлектә дәвалана. Аларның хәле уртача авыр дип бәяләнә, гомерләренә куркыныч янамый», - дип өстәделәр хастаханәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot