news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көн саен ОРВИ билгеләре булган 300гә якын бала дәресләргә кертелми

Татарстанда көн саен ОРВИ билгеләре булган 300гә якын бала дәресләргә кертелми
Фото: © Роман Баданов, «Татар-информ»

Татарстан мәктәпләрендәге иртәнге фильтрлар көн саен ОРВИ һәм грипп билгеләре булган 300гә якын баланы дәресләргә кертми. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Республикада көн саен ОРВИ билгеләре булган 300гә якын бала дәресләргә кертелми. 1 сентябрьдән бирле барлыгы 9124 балага дәресләргә керергә рөхсәт ителмәде», - дип билгеләде спикер.

Шул ук вакытта республикада әлегә карантинга ябылган мәктәпләр юк. Исегезгә төшерик, Татарстанда грипп белән авыручылар саны бер атнада өч тапкырга арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot