news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 81,7 проценты электрон формада башкарыла

Татарстан Республикасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон сервислар аша түләү дәрәҗәсе 81,7 процентка җитте. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә сөйләде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе вазфиларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә муниципалитетлар белән видеоконференция режимында узды.

Ул билгеләп үткәнчә, ел башында ТКХ өчен түләү дисциплинасы икенче яртыеллык белән чагыштырганда түбәнрәк. Әйтик, 2026 елның февраленә түләүләр җыю 95,1 процент тәшкил иткән, бу алдагы ел күрсәткеченнән 0,9 процентка түбәнрәк. Гыйнвар-февраль айларында республика буенча уртача дәрәҗә 95 процент тәшкил итте, шул ук вакытта уртача еллык күрсәткеч 99,1 процентка җитә.

2026 елның 1 мартына газ өчен бурыч суммасы 244 млн сумнан артык тәшкил иткән, бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 млн сумга кимрәк. Электр энергиясе буенча бурыч 1,5 млн сумнан артыкка кимегән һәм 28 млн сум тирәсе тәшкил иткән.

Шул ук вакытта идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» АҖ алдындагы бурычы 61,3 млн сумга арткан һәм 282,7 млн сумга җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot