Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 2026 елның октябреннән 13,4 процентка арта
Россия Хөкүмәте 2026 елга төбәкләр өчен торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләүнең чик дәрәҗәсен билгеләде. Татарстанда 2026 елның 1 октябреннән коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләменең максималь үсеше 13,4 процент тәшкил итәчәк. Бу хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урнаштырылган боерыктан билгеле булды.
Индексация ике этапта узачак: 1 гыйнвардан һәм 1 октябрьдән. Тарифларны беренче тапкыр арттыру өстәмә бәягә салым ставкасы артуга бәйле булачак.
2026 елның 1 гыйнварыннан тарифлар илнең барлык субъектларында да бер үк дәрәҗәдә – уртача 1,7 процентка арта. Көзге арту дифференциацияләнгән һәм төбәккә бәйле була.
Идел буе федераль округында тарифлар иң ныгы Удмуртиядә артачак – 15 процентка кадәр. Россия төбәкләре арасында 1 октябрьдән максималь индексация Ставрополь краенда (22 процент), Дагыстанда (19,7 процентка), Тамбов өлкәсендә (17,5 процент), Төмән өлкәсендә (17,2 процент) һәм Төньяк Осетиядә (16,3 процент) планлаштырылган.
Тарифларның минималь үсеше Хакасия һәм Чукотка автономияле округына (8 процент), Бурятия һәм Киров өлкәсенә (8,9 процент), шулай ук Сахалин өлкәсенә (9 процентка) кагылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз