news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңарту планы 95 процентка үтәлгән

Агымдагы елда инфраструктураны модернизацияләү буенча планлаштырылган эшләрнең 95 проценты башкарылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Башта 2025 елда 12,6 миллиард сумнан артык суммага 144 объектны модернизацияләү, шул исәптән 269 километр инженерлык челтәрен реконструкцияләү планлаштырылган булган. Сентябрьдә сигез яңа проект өстәлгән, аларны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирелгән.

Марат Айзатуллин сөйләгәнчә, 106 объектта эш тәмамланган, соңгы ике атнада республиканың төрле районнарында 6 объект файдалануга тапшырылган.

Мондый эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында «Коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү» программасы буенча башкарыла. Программа кысаларында 2023-2024 елларда Татарстанда 4,5 миллиард сумлык 67 чара уздырылган. 128 километр чамасы челтәр алыштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot