news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен 11,7 млрд сум бирәчәкләр

Татарстанның коммуналь инфраструктурасын модернизацияләү өчен 11,7 млрд сум бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта узган җылылык сезонына йомгак ясап, Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте.

«Агымдагы елда 45 муниципалитетта инженерия инфраструктурасының 136 объектында реконструкция һәм модернизация планлаштырылган. Чыгымнар суммасы – 11 млрд 700 млн сум», – диде Марат Айзатуллин.

Быел «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты башланды, аңа коммуналь инфраструктура модернизациясе федераль программасы керә. Аның тормышка ашыру өчен Татарстанда 2025 елда 3,2 млрд сум каралган, 36 объект тормышка ашырылачак.

«Челтәрләрнең нык таушалуын исәпкә алып, быел федераль программага өстәмә рәвештә, 8,5 млрд финанслау белән республика программасы да булдырылды, ул 100 объектны үз эченә ала», – дип өстәде министр.

Барлыгы 390 километр инженерия челтәрләрен, 25 су башнясын, 15 канализация-насос станциясен, ике биологик чистарту корылмасын һәм җиде котельня алмаштыру планлаштырыла.

Җылылык белән тәэмин итүдә зур объектлар арасында – Сарман районында шәһәр тибындагы Җәлил бистәсендә блок-модельле котельнялар төзү, Азнакайда үзәк котельняны һәм җылылык челтәрләрен реконструкцияләү, Казанда 33нче хәрби шәһәрчек территориясендә блок-модельле котельня төзү.

news_right_1
news_right_2
news_bot