news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коммуналь хуҗалык өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр

Татарстанда аз керемле кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләре 20 проценттан арткан очракта, алар дәүләттән субсидия алачак.

Татарстанда коммуналь хуҗалык өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр
архив/Султан Исхаков

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр. Тиешле карар Татарстан Дәүләт комитетының Тарифлар буенча килештерү комиссиясе утырышында кабул ителгән. Бу хакта “Коммерсантъ” яза.

Бу карар нигезендә Татарстанда аз керемле кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләүләре 20 проценттан арткан очракта, алар дәүләттән субсидия ала алачак.

"Әлеге яңалыктан соң, субсидия алучылар артачак", - дигән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Киләсе елда бу максатка тотылачак акча күләмен ул әйтмәгән. Шулай да ул 2018 елда субсидияләргә 1,6 млрд сум акча юнәлдерелгән булуын искәрткән.

  • Моңа кадәр республикада төбәк стандарты 21 процентны тәшкил иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100