news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коммуналь хезмәтләргә ташлама өчен бер елга 2 млрд сум субсидия бирелә

Бөек Ватан сугышында катнашучылар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм башкалар субсидия алу хокукына ия.  

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда торак-коммуналь хезмәт өчен түләү буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә бер ел эчендә 2 миллиард сум акча тотачаклар.

«Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә гаиләнең җыелма керем өлеше Татарстанда билгеләнгән 21 проценттан артса, гражданнар субсидияләр сорап, яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә ала. 2021 елга социаль ярдәм чараларын түләүгә Татарстан бюджетында каралган финанслауның фаразланган суммасы 2 миллиард сумнан артып китә» — диде Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Александр Груничев социаль ярдәмне алырга хокуклы булган башка категория гражданнарны да атады.

«Мондый ярдәм чаралары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, инвалидларга, инвалид балалары булган гаиләләргә, хезмәт ветераннарына, техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә һәм күп балалы гаиләләргә күрсәтелә. Ташламалардан файдаланучыларның һәр категориясе өчен субсидияләр күләме норматив-хокукый актлар белән билгеләнгән. Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артканда, субсидия күләме арта», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot