news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта

Казанда электр утының бәясе - 5 процентка, салкын суның бер кубометры 4 процентка кадәр артачак.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда 2018 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы карары республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән.

2018 елның 1 гыйнварыннан муниципалитетларда түләү күләме индексы 0 дип билгеләнгән. 1 июльдән ул 4,2 процентка кадәр арта, диелә документта.

Казанда электр утының бәясе 5 процентка – 3,74 сумга, салкын суның бер кубометры 4 процентка - 19,59 сумга кадәр арта.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100