Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Хөкүмәте грантлары алуга конкурс башланды
Конкурс коррупциягә каршы эш алып бару, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү, мәдәният һәм сәнгать номинацияләре буенча уздырыла
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьдән 22 декабрьгә кадәр социаль проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Хөкүмәте грантлары алуга конкурс бара. Бу турыда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Шул хактагы ТР Министрлар Кабинеты карарын Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков имзалады. Конкурсны оештыруда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җаваплы итеп билгеләнгән.
Документта республика конкурсының 9 тема буенча номинацияләре исемлеге расланган. Алар арасында коррупциягә каршы эш, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү, мәдәният һәм сәнгать, сәламәтлекне саклау һ.б. бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз