Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коляскалы инвалидлар арасында Россия Кубогына III Бөтенроссия ачык турниры булачак
Татарстан данын республиканың “Крылья Барса” командасы яклаячак
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 16-20 сентябрьдә “УНИКС” баскетбол клубының шәһәрдән читтәге – Яшел Үзән районы Васильево бистәсендәге кунакханә-спорт базасында коляскалы инвалидлар арасында баскетбол буенча Россия Кубогына III Бөтенроссия ачык турниры булачак (аның IIсе былтыр октябрьдә Казанда узды). Турнирның рәсми ачылышы 17сенә билгеләнгән, ә финал ярышлары 19ы “Баскет-холл”да узачак. Анда Мәскәү, Санк-Петербург, Ставрополь төбәкләреннән баскетбол командалары катнаша, ә Татарстан данын республиканың “Крылья Барса” командасы яклаячак.
“Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта мәгълүмат биргән ТР Инвалидлар ассоциациясенең башкаручы директоры Таһир Сабиров, турнирда Украина, Германия командаларының да катнашуы көтелә, шулай булгач, ул халыкара чара булып китәргә дә мөмкин, шулай ук Төркиядән дә теләк белдергән иделәр, үзләрендә шундый чара булганга, инде килмәскә булдылар, диде.
Т.Сабиров сүзләренчә, “Крылья Барса” волейбол командасында 10 ир-егет булып, аларның берсе хәзерге вакытта Германиядә РФ җыелма командасы составында баскетбол турнирында, тагын берсе операциядән соң тернәкләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз