Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Колорадо дәүләт университеты филиалы ачылырга мөмкин
Якын араларда Колорадо штаты университетының МВА программалары әзерләнеп, республика вузлары игътибарына тәкъдим ителәчәк
(Казан, 4 март, “Татар-информ”). Татарстанда Колорадо дәүләт университеты филиалы ачылырга мөмкин. Дөнья күләмендә танылу алган әлеге бизнес мәктәбенең республикада вәкиллеген булдыру мәсьәләсе ТР икътисад министры Марат Сафиуллинның уку йорты деканы урынбасары Джон Хоксмайер белән очрашуында күтәрелде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук мәгариф программалары өлкәсендә ике арада стратегик хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралган.
Хезмәттәшлекнең технологик компонентларына - белем алуга кандидатлар сайлап алу механизмнары, алган белемнәрнең сыйфатын һәм сорау табу дәрәҗәсен бәяләү, мәгариф программаларына административ һәм академик күзәтү булдыруга яклар аерым тукталып узган. Нигез академик партнерны сайлап алу максатыннан, якын араларда Колорадо штаты университетының МВА программалары әзерләнеп, республика вузларына презентацияләнәчәк.
Татарстанда идарә карьерасын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр бирүче югары баскычтагы бизнес-белемне 2008 елдан башлап Казан дәүләт финанс-икътисад институты базасында алырга була. Аның МВА программасы узган ел дөньяның иң яхшы 1000 бизнес-мәктәбе исемлегенә кертелде. Әлеге программаны тыңлаучылар һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы узучыларга өстәмә белем (югары белемгә) һәм “Мастер делового администрирования” өстәмә квалификациясен бирү турында дәүләт үрнәгендәге дипломнар, ICN (Франция, Нанси) Менеджмент мәктәбе һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтының уртак МВА сертификатлары тапшырыла.
Колорадо университеты белән багланышларга килгәндә, узган елның апрель аенда ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнехановның әлеге уку йорты бизнес мәктәбенең деканы Аджай Минон белән очрашуында студентлар һәм мөгаллимнәр алмашу буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралган иде. Ул чакта Америка ягы Татарстанга Хөкүмәт хезмәткәрләрен сайлап алу һәм укыту буенча программасын тәкъдим иткән иде. Потенциаль кандидатларга бизнес-администраторлык магистры дипломын алу өчен инглиз теле буенча әзерлек төп таләп итеп куелды. Бу халыкара аралашу телен белү белемнәрне уңышлы үзләштерүдә төп шартларның берсе булып санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз