news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда колонияләрдә утыручыларга бер тонна хөрмә җимеше тапшырачаклар

Республика колнияләрендәге 600гә якын тоткын Рамазан ае дәвамында хөрмә һәм чәй белән тәэмин ителәчәк.

Татарстанда  колонияләрдә утыручыларга бер тонна хөрмә җимеше тапшырачаклар
http://dumrt.ru/

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 22 апрельдә, Изге Рамазан ае алдыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан колонияләрендәге тоткын мөселман кардәшләребез өчен күчтәнәчләр тарата башлады. Бер тонна хөрмә җимешеннән тыш, төзәтү учреждениеләрендә ураза тотучыларга 100 кг чәй дә тапшырачаклар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә имамнар 18нче һәм 5нче төзәтү колонияләрендә булды һәм Рамазан ае якынлашу уңае белән кардәшләребезгә чәй һәм хөрмә җимешләре тапшырды. Алга таба шушы һәм киләсе атнада сый-нигъмәтләрне тагын 7 колониягә илтәчәкләр. Шулай итеп, Татарстанның 9 колониясендәге 600гә якын тоткын Рамазан ае дәвамында хөрмә һәм чәй белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла.

Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза.

Төрмәләргә Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100