news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коллектив иммунитет дәрәҗәсе 3,9 процентка кадәр төшкән

Татарстанда коллектив иммунитет дәрәҗәсе 3,9 процентка кадәр төшкән. Мондый мәгълүматлар казанлылар арасында активрак ревакцинация кирәклеген күрсәтә. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Жаворонков сүзләренчә, 2022 елның февралендә үк коллектив иммунитет күрсәткече Татарстанда 83 процент тәшкил иткән. Шуннан бирле авыручылар кимеде, әмма инфекция беркая да юкка чыкмады. Ярты ел узгач, халыкның коллектив иммунитеты сизелерлек кимеде, бу кабат йоктыру куркынычы тудыра, дип кисәтте белгеч.

«Кабат вакцинация узарга кирәк. Әгәр дә без алга таба да уңайлы шартларда, кабат инфекция йоктыру һәм таралудан курыкмыйча яшәргә һәм эшләргә теләсәк, бу үзеңне һәм үз даирәбезне саклауның бердәнбер ысулы», - диде Владимир Жаворонков.

Ул искәрткәнчә, коронавирустан прививканы теләсә кайсы дәүләт медицина оешмасында яки «Южный» сәүдә үзәгендә вакцинация мобиль пунктында ясатырга мөмкин. Моннан тыш, коллективларда күчмә вакцинация оештырырга мөмкин.

Шимбә көнне районнар белән узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгына коронавирустан коллектив иммунитетны күтәрү эшен активлаштырырга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot