news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коенырга ярамаган урында су кергән ир-ат һәм хатын-кыз үлгән

Үлем очраклары Чаллыда һәм Алексеевск бистәсендә кичә булган.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Татарстанда коенырга ярамый торган урында су кергән ир-ат һәм хатын-кыз үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Алексеевск бистәсендә 40 яшьлек Ижевск кешесе баткан. Аның мәетен Көрнәле елгасында тапканнар. 3нче коткару часте хезмәткәрләре мәетне алып, хокук саклау органнарына тапшырган.

Якынча шул ук вакытта Чаллыда 41 яшьлек хатын-кызның суда һәлак булуы ачыкланган. Водолазлар аның мәетен ГЭС бистәсе сусаклагычыннан табып алган. Батып үлүчеләрнең икесе дә коенырга ярамый торган урыннарда суга кергән булган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100