news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коену урыннарында “зәңгәр”, “сары”, “кызыл” куркыныч дәрәҗәсе кертелде

Куркыныч дәрәҗәсен хәбәр итү сулыкларда кешеләр үлемен киметергә ярдәм итәчәк.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Татарстанда су коену сезонында өч: “зәңгәр” (уртача), “сары” (югары) һәм “кызыл” (гадәттән тыш) куркыныч дәрәҗәсе кертелде. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Куркыныч дәрәҗәсе кешеләргә су объектларында тормыш өчен куркыныч янауны үз вакытында хәбәр итү өчен кертелгән. “Зәңгәр” дәрәҗәсе һава температурасы 13 — 21 градус, “сары”  21 — 26 градус, ә “кызыл” 27 градустан югары, ә бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә 21 градустан югары булганда хәбәр ителә.

“Зәңгәр” дәрәҗәсе булганда, кешеләргә һәр көнне суда үзеңне сак тоту турында хәбәр ителәчәк. Моннан тыш, пляжларда ял итүчеләрнең санын күзәтеп торачаклар.

“Кызыл” дәрәҗәсендә су объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча оператив чаралар күреләчәк.

Куркыныч дәрәҗәсе билгеләнү турында халык массакүләм-матбугат чаралары аша мәгълүмат алачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100