news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коену сезоны башланганнан бүгенгә кадәр 3 бала суга баткан

Быел кешеләр күптән бер кеше батмаган сулыкларда да һәлак булалар.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Татарстанда коену сезоны башланганнан алып 3 бала суга баткан.

Республика сулыкларында, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 16 кешегә күбрәк су корбаны булган. Бу хакта бүген Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару комиссиясенең планнан тыш утырышында республика премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде.

“Гомумән коену сезоны башланганнан алып су объектларында 22 кеше үлгән, шул исәптән 3 бала. Көн саен 2-3 кеше суга баткан. Профилактика эшләре үткәрелүгә карамастан, суда кешеләр үлемен булдырмау буенча уңай нәтиҗәгә ирешмәдек. Без бу вазгыятькә каршы көрәшә алмыйбыз кебек килеп чыга”, - дип сөйләде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Аның сүзләренчә, хәтта Азнакайда һәм Апаста соңгы өч елда фаҗигале очраклар булмаган сулыкларда берәр кеше батып үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100