news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коега егылып төшкән хатын-кызны коткарганнар

Кичә көндез Тукай районының Әҗмәкәй авылы Хлебосольная урамында бер кешенең коега егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Урынга килгән коткаручылар альпинист кирәк-ярагы ярдәмендә 55 яшьлек хатын-кызны коедан чыгарган һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

 

Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100