news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә

Иртәгә, 19 майда, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начараюы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге кисәтә.

Дүшәмбе көнне республика территориясендә урыны белән көчле яңгырлар, яшен һәм боз көтелә. Шулай ук секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк.

Казанда яшенле яңгыр һәм секундына 17 метрга кадәр көчле җил булуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot