news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле яңгырлар көтелә

Татарстанда көчле яңгырлар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада көндез дә, кичен дә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар көтелә, кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метрга кадәр, урыны белән кыска вакытлы тизлек белән секундына 16-21 метрга кадәр җитә.

Көндез максималь температура +23тән +28 градуска кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot