Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көчле яңгырлар һәм яшен көтелә, температура төшәчәк
Бүген, 25 августта, Татарстанда тотрыксыз һава шартлары сакланачак, аномаль җылылардан соң һава температурасы түбәнәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бөтен төбәктә кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, әмма урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 18 метрга кадәр).
Шактый җылы төннән соң Татарстанда термометр баганалары 19-24 градуска кадәр генә күтәреләчәк (Казанда – +19.. +21 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз