news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле яңгырлар һәм яшен көтелә

Иртәгә, 11 майда, Татарстанда шактый салкын һәм дымлы һава торышы саклана.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшен булуы ихтимал.

Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. 

Республикада төнлә һава температурасы 6-11, Казанда – 8-10 градус була. Көндез исә 9-14, Казанда 12-14 градуска кадәр җылытачак.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, Татарстанда яңгырлар атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100