news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә, шунлыктан шторм кисәтү игълан ителде

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» оешмасыннан шторм кисәтү алынды. Анда 18 июль кичендә, шулай ук сишәмбе көнне, 19 июльдә, төнлә һәм көндез Татарстанда һава шартларының кискен бозылуы көтелә, дип хәбәр ителә.

Шулай итеп, республика территориясендә һәм Казанда яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы, шулай ук җилнең секундына 24 метрга кадәр көчәюе көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100