Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көчле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил турында кисәттеләр
11 июльдә көннең икенче яртысында һәм 12 июльдә төнлә Татарстанда һава торышы бозыла. Урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы һәм җилнең секундына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш Идарәсендә искәртүләренчә, җил көчәйгәндә биналардан чыкмый торырга кирәк. Балаларны да караусыз калдырырга ярамый. Урамда булган вакытта реклама такталарыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән читтәрәк торырга киңәш ителә. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт та калдырырга ярамый – җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра.
Яшен вакытында машинада йөрүне дә дәвам итмәскә кирәк, чөнки электроника эшчәнлеге бозылырга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен туктаганны көтәргә кирәк.
Машина йөртүчеләргә юлда аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә исә автотрассалардан чыкканда яки аларга якын булганда сак булырга киңәш итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз