news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар көчле томан турында кисәтә

Синоптиклар көчле томан турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ»

Иртәгә, 28 ноябрьдә, Татарстанда янә көчле томан төшәчәк һәм бу күз күременең сизелерлек начараюына китерәчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

Республика һәм Казанда пәнҗешәмбе төнендә дә, көндез дә урыны белән томан көтелә. Шуның аркасында күз күреме 500 метрга кадәр начараячак.

Моннан тыш, төбәк территориясендә кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип өстәде синоптиклар.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда аномаль җылылыкны -12 градуска кадәр җиткән төнге салкыннар алыштырачагы һәм республикада төннәрен томан төшәчәге хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot