news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле томан аркасында кисәтү игълан иттеләр

Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстанда көчле томан аркасында, күз күреме 50 метрга кадәр начарлану сәбәпле, Татарстан Республикасында шторм турында кисәтү игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Ведомство судно йөртүчеләргә кече үлчәмле суднолардан файдалану таләпләрен үтәү кирәклеге турында искәртә. Кече үлчәмле суднода йөзгәндә, радиолокация җиһазларын кулланучы кече үлчәмле суднолардан тыш, күрү мөмкинлеге чикләнгән (1 км дан кимрәк) очракта томан эчендә хәрәкәт итү тыела.

news_right_1
news_right_2
news_bot