news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил, яшен булуы, яңгыр һәм боз явуы көтелә

Татарстанда көчле җил, яшен булуы, яңгыр һәм боз явуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 22 майда, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар ява. Урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Кайбер районнарда боз явачак.

6-11 м/с көчле көньяк-көнбатыш җиле вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Кайвакыт ул 15-20 м/с ка кадәр көчәячәк, ә локаль рәвештә көндезге сәгатьләрдә 23 м/с ка кадәр (ТР башкаласында – 15-17 м/с ка кадәр).

Салкынча төннән соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава – +17...+22 градуска кадәр, Казанда +19...+21 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot