news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил, яңгыр һәм яшен көтелә

12 майда Татарстанда кабат көчле җил, яңгыр көтелә. Урыны белән яшен булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 12 майда иртән һәм көндез яшен булачак, төнлә һәм иртән яңгыр явачак.

Төнлә +6...+11 градус, көндез +9...+14 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта синоптиклар якындагы 10 көндә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 1 градуска түбән булачак, дип кисәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot