news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде

Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда көчле җил сәбәпле, давыл турында кисәтү игълан ителде. Кисәтүне ТР Гидрометеорология үзәге таратты.

Бүген, 30 апрельдә, көндез һәм кич Татарстанның кайбер районнарында көньяк-көнбатыштан секундына 25 метрга кадәр тизлек белән исүче көчле җил көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе республика халкына урамга чыгуны чикләргә, бина эчендә булырга киңәш итә. Балаларны караусыз калдырмау мөһим.

Көчле җил купкан чакта урамда булган очракта җир асты кичүендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш ителә.

Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торыгыз. Зур агачлар янында торырга ярамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot