news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил көтелә

Сишәмбе Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төньяк, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 13 метрга җитәргә мөмкин, дип фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0..+2 градуска кадәр тәшкил итәчәк, әмма туфракта һәм һавада -5 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал иде. Көндез һава +8..+13 градуска кадәр җылыначак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атнада республикада җылыта башлаячак. Пәнҗешәмбе термометр баганалары +20 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot