news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм яшен көтелә

Татарстанда көчле җил һәм яшен көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

19 июльдә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән секундына 17 метр тизлектәге көчле җил, яшен көтелә.

«Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», – дип киңәш итәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Гадәттән тыш хәл булганда 112гә шалтыратырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot