news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм яңгыр сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда көчле җил, яшен һәм яңгыр сәбәпле шторм кисәтүе игълан иттеләр. Бу хакта «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» хәбәр итте.

Көн азагына кадәр Татарстанда яшен, җил кыска вакытка секундына 15-20 метрга кадәр (урыны белән 23 метрга кадәр) көчәю, көчле яңгыр һәм боз яву көтелә.

Һава торышы шартлары начараю сәбәпле, татарстанлыларга торак пункттан ерак арага юлга чыгудан тыелырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә.

Җил көчәйгән вакытта пыяласыз балконнардан һәм ишегалларыннан ныгытылмаган әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне ныклап ябарга кирәк.

Йорт кәрнизләреннән, реклама стендларыннан ераграк тору, машиналарны әвес түбәләр һәм агачлар янында калдырмау мөһим.

Көчле җил вакытында имгәнүдән саклану өчен бина эчендә ышыкланырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot