news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм яңгыр фаразлана

26 июньдә көндез Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында секундына 15-17 метрга кадәр тизлектәге көчле җил, шулай ук яңгыр көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәрү линияләре астында качмаска киңәш итә.

«Балаларны караусыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot