news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм яңгыр булачак

5 майда Татарстанда һава торышы начарланачак. Синоптиклар көчле җил турында кисәтә, аның тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Казанда көндез +7 дән +9 градуска кадәр булачак.

Татарстан буенча көндез һаваның максималь температурасы +5 тән +10 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot