news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә

Иртәгә, 15 сентябрьдә, Татарстанда җылы, әмма дымлы һава торышы сакланачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада көн болытлы булачак. Бөтен төбәк буенча, шул исәптән Казан да, аз һәм уртача күләмле явым-төшем көтелә.

Моннан тыш, тизлеге секундына 6-11 метр булган җил исәчәк, ул көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан булыр дип фаразлана. Урыны белән аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә синоптиклар. Татарстан башкаласында җилнең тизлеге 15 м/с узмый.

Төнлә республика буенча һава температурасы 7 градустан 12 градуска кадәр (Казанда — +9..+11 градус) тәшкил итәчәк. Көндез +13..+18 (башкалада — +14..+16) градуска кадәр җылыта.

Моңарчы «Татар-информ» метеорологларның бу атнада ял көннәренә +20 градуска кадәр җылылык фаразлавын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100