news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм томан көтелә

Татарстанда көчле җил һәм томан көтелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында томан һәм көчле җил турында кисәттеләр, шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

Мондый һава торышында реклама такталары, юл билгеләре һәм агачлар астында качарга ярамый. Моннан тыш, балаларны караучысыз калдырмаска һәм өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтергә киңәш ителә. Ашыгыч хәлләрдә 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Искәртәбез, бүген кич һәм иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, бүген көннең икенче яртысында республиканың көньяк районнарында томан булуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot