news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм боз яву көтелә

18 июньгә каршы төндә Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда яшенле, секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил һәм боз яву көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика һәм башкала халкына начар һава торышы булганда реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәрү линияләре астында качып тормаска киңәш итә.

«Урамнарда һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны карагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot