news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм +23 градуска кадәр җылы булуы фаразлана

Татарстанда көчле җил һәм +23 градуска кадәр җылы булуы фаразлана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 26 августта аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматы буенча, иртән бераз яңгыр явачак, урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә. Көндез кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез температура +18...+ 23 градуска кадәр җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot