news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм +21 градуска кадәр җылылык көтелә

Бүген, 28 августта, Татарстанда аязучан болытлы һәм шул ук вакытта салкынча һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез бөтен төбәк территориясендә урыны-урыны белән (ләкин Казанда түгел) кыска вакытлы яңгырлар дәвам итә. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар, боз явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә исәчәк.

Салкын төннән соң төбәк территориясендә һава температурасы көндез 16-21 градуска кадәр күтәреләчәк (ТР башкаласында термометр баганалары +18..+20 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot