news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда секундына 24 метр тизлеккә җитә торган җил аркасында иртәгә кадәр шторм кисәтүе игълан ителде. Шулай ук көчле яңгырлар, яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы көтелә.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе искәрткәнчә, реклама такталары, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән читтәрәк торырга кирәк. Машиналарны да аларга якын җирдә калдырырга ярамый.

Көчле җилдән йорт стеналары янында качарга ярамый, мөмкинлек булса өйдә калырга һәм балаларны да караучысыз калдырмаска кирәк. Өйдәге бөтен тәрәзәләрне дә яхшылап ябарга, балконнан һәм лоджийлардан аска төшеп китәргә мөмкин әйберләрне алырга кирәк.

Әгәр яшен вакытында ачык җирдә калгансыз икән, җиргә ятарга (комлы яки ташлы туфракка), мөмкинлек булса, уйсу җиргә ятарга кирәк. Яныгызда елга, күл яки буа булмасын, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә дә юлларда игътибарлы булырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100