news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көч структурасы хезмәткәрләре мәктәпкә әзерләнгән һөҗүмне булдырмый калган

Татарстандагы бер колледжның 16 яшьлек укучысына карата җинаять эше кузгатылган. Ул Түбән Камадагы бер мәктәпнең укучыларын үтерүгә ниятләнгән һөҗүм әзерләгән дип шикләнәләр.

«Татар информ» агентлыгының үз чыганагыннан билгеле булганча, көч структурасы хезмәткәрләре егетнең үтерү ысуллары, шартлаткыч җайланманы ничек әзерләргә икәнлеге турында мәгълүмат җыюын, шулай ук аңа ярдәм итүчеләрне эзләвен ачыклаган.

«Татар информ» мәгълүматлары буенча, узган елның август ахырында – сентябрендә егет хәтта кайчандыр үзе укыган мәктәпкә һөҗүм планын эшләргә дә өлгергән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аңа әлеге планын тормышка ашырырга комачаулап калган.

Егетне тоткарлаганнар, хәзерге вакытта тикшерү бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot