news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда китапханәләр эше буенча яңартылган закон проекты әзерләнә

Татарстан китапханәчеләренең еллык киңәшмәсе бара.

Татарстанда китапханәләр эше буенча яңартылган закон проекты әзерләнә
Владимир Васильев

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда китапханәләр эше буенча яңартылган закон проекты әзерләнә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Разил Вәлиев Татарстан Республикасы китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсендә әйтте.

"Китапханәләр эше буенча безнең бик әйбәт законыбыз бар иде. Без аны заманга яраклаштырабыз", - диде Разил Вәлиев. Ул үзенең 14 ел дәвамында ТР Милли китапханәсен җитәкләвен, хәзер дә Милли китапханәнең химаячеләр шурасы рәисе булуын әйтте.

"Советлар Союзының җимерелүе китапханәләр системасының җимерелүенә китермәде", - диде Разил Вәлиев.

Киңәшмә "Ногай" кунакханәсенең Тукай конференцияләр залында уза. Утырышның модераторы - ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова. Киңәшмәдә Россия дәүләт үсмерләр китапханәсе директоры Ирина Михнова, Светлов исемендәге Үсмерләр Үзәк шәһәр китапанәсе директоры урынбасары Кристина Чукалина һәм башкалар катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100