news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе эпидемия бусагасыннан узмый

Узган атна белән чагыштырганда авыручылар саны артуы күзәтелә

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). 2009 елның 25 сентябреннән 1 октябре чорында Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 9930 очрагы теркәлгән, 10 мең кешегә 37,8 авыру туры килә.
Узган атна белән чагыштырганда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе 14,7 процентка арткан һәм эпидемия бусагасыннан 24,7 процентка түбән.

Узган атнада Казанда инфекция авыруларының 6087 очрагы теркәлгән, бу алдагы атна күрсәткечләреннән 3,1 процентка югары. Аларның 5439 очрагын кискен тын юллары вирус инфекциясе тәшкил итә, бу узган атна күрсәткечләреннән 4,7 процентка югары һәм эпидемия бусагасыннан 28,5 процентка түбән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100